Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чисталык урнаштырдылар

Шарлавыклы буалар тирәсен чистарту максатыннан узган атнада шәһәребезнең югары һәм урта-махсус уку йортлары студентлары экологик патрульгә чыкты.

Әлеге җыештыру эшләре уку йортларының инженерлык һәм укытучылар составы җитәкчелегендә җәй буена алып барылачак. Буаларны камышлык үсентеләреннән, ташлардан арындыру яшьләрнең төп бурычы итеп билгеләнде. Балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә начальнигы Родион Карпов тарафыннан студентларга инструктаж үткәрелгәннән соң һәрбер төркемгә участок беркетелде.

Футбол тренеры Василий Муралёв Әлмәт дәүләт нефть институтында белем алучы яшьләр хакында: "Студентларыбыз бик актив, тырыш, һәрбер эшкә җаваплы карыйлар, чисталык өчен көрәшәләр," - дигән горурлык сүзләрен белдерде.

Тәртип һәм гүзәллекне бергәләп кенә саклап калырга була - Әлмәт һөнәри көллияте студентлары шундый фикердә. Иван Рябов җитәкчелегендәге уку йорты бу юнәлештә максатчан эшчәнлек алып бара. Алар шәһәребез экологиясенә шактый өлеш керткән өчен күп кенә диплом һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Шарлавыклы буалар студентлар тырышлыгы белән ялт итеп калды. Чисталык үзебез өчен икәнлеген онытмыйча, пөхтәлек саклауны гадәткә кертик.

Лилия ИБРАҺИМОВА

Р.Бурцева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250