Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чишмәләрне рәнҗетмәгез!

Челтерәп аккан чишмәләр авылларны гына түгел, Әлмәтебезне дә бизи, биредә яшәүчеләрне шатландыра. Нефтьчеләр урамында да бар бер чишмә. Шәмсенур дип атала ул.

- Өч ел элек монда төзекләндерү эшләре алып барылган иде. Нәтиҗәдә чишмә буе тагын да матурланды. Ләкин бүген чишмә хакында бу сүзләрне әйтеп булмый. Ул ага торган инеш тә пычранды, чишмәгә төшә торган баскыч ташларын ала башладылар. Кабаттан матур, төзек хәлгә кайтарырга иде аны, - дип шалтыратты безгә беркөнне шәһәрдә яшәүче Мәхмүт ага Гомәров бик борчылып.

Газета укучыларыбызның хәтерендә булса, без аны ачу вакыйгасы турында язып та чыккан идек. Аеруча Нефтьчеләр, Тынычлык урамында яшәүчеләр нык шатланган иде ул чакта төзекләндерелгән кояш нуры мәгънәсенә ия чишмәгә. Ул күпләрнең яраткан урынына әверелде: кемнәрдер чишмә суына килсә, аккан суга карап ял итүчеләр дә булды.

Менә бүген без тагын әлеге "кояш нуры" янында. Үзгәргән, нык үзгәргән Шәмсенур чишмәсе. Мәхмүт аганың чаң сугуы урынлы. Бер як баскыч бөтенләй юк диярлек. Аннан чишмәгә тотынып та көчкә генә төшәсең. Шөкер, икенче ягы әлегә исән. Инеш ярына салынган матур плитәләр дә кубарыла башлаган. Гомумән, "озын куллар" аркасында зыян күргән, буш калган урыннар байтак монда. Хәтта беседканы берничә урыннан тишүгә кадәр барып җиткәннәр.

Тиздән чишмәнең үзен дә су күмеп китәр, ахрысы. Мәхмүт Гомәров әйткәнчә, инешкә ниләр генә ташламаганнар - корыган агачлар да, көнкүреш калдыклары да - барысы да бар. Рәхәтләнеп ага алмаган инеш чишмәгә якынлашкан.

Яңартылган чишмәнең һәм аның территориясенең шундый хәлгә төшүе бик аяныч. Ә бит ул шәһәрдә яшәүчеләр өчен ясалган иде. Их, сез, кешеләр.... Бәлки чишмәнең бүген шул рәвешчә агуы кешеләргә рәнҗүен аңлатуыдыр...

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250