Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чананы җәйдән, арбаны кыштан әзерлә

Октябрь азагында республиканың 8 районында «Техниканы кышкы саклауга кую һәм аны 2015 елгы кыр эшләре сезонына әзерләү конкурсы йомгаклары» буенча зона-семинар киңәшмәсе оештырылган.

Чаралар Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары ТәлгатьТаһирҗанов, дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге белгечләре, муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация буенча консультантлары, хуҗалыкларның баш инженерлары, авыл хуҗалыгы техникасы дилерлары һәм механизация буенча сервис хезмәтләре катнашында узган.

Семинарның пленар өлешендә Татарстан АПКсын техник җиһазлау мәсьәләләре, техниканы 2015 елгы кыр эшләре сезонына әзерләү буенча инженер-техник хезмәтнең эш йомгаклары һәм бурычлары каралды. Шулай ук Татарстан АПКсында үзйөрешле техниканың торышын тикшерүне һәм лизинг техникасы белән тәэмин итүне оештыру турында да фикер алышканнар, дип хәбәр итә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Бүген йомгаклау семинары Әлмәттә уза. Белгечләр районның алдынгылардан саналган "Кичүчат" хуҗалыгында очрашып киңәшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса