Чаллыда тимер юл вокзалы тирәсендә тепловоз янган
Әгерҗе-Биклән маршруты буенча хәрәкәт итүче, 77 вагоны булган тепловозда янгын 1 көн элек 17:40 сәгатьтә чыккан.
Бу вакытта тепловоз Чаллының тимер юл вокзалы тирәсендә булган. Бу хакта "Челны ЛТД" хәбәр итә.
Янгын механизмнарның төзексезлеге нәтиҗәсендә килеп чыкан. Тепловоздагы янгын сүндерелгән, яраксыз хәлгә килгән локомотив ремонтка җибәрелгән. Йөк төялгән вагоннарны тиешле урынга башка тепловоз алып барачак.
http://kazanfirst.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа