Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чаллы кешесе үзенә кисәтү ясаган затны башына чүкеч белән сугып үтергән

Дөрес оештырылган тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары барышында 5 сентябрь көнне җинаятьче кулга алынган.

Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә 28 яшьлек Р. Ш. ка карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ ҖК 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять кылуда шикләнелә.

Башлангыч фараз буенча, 2014 елның җәендә Яр Чаллыда, шикләнелүче 39 яшьлек танышының гаражында ремонт эшләре белән шөгыльләнгән. Зыян күрүче 4 июль көнне көндез гаражга килә, монда ул Ш. ка башкарган эше буенча берничә кисәтү ясый. Нәтиҗәдә, җинаять кылуда шикләнелүченең ачуы кабара, ярсыган халәттә ул ир-атның башына берничә мәртәбә чүкеч белән суга. Алган җәрәхәтләреннән ир-ат урынында ук җан бирә. Аннан соң Ш. гәүдәне базга ташлап, аны цемент коеп күмә.

Зыян күрүчене эзләргә тотынгач, шикләнелүче, мәетне табарга мөмкинлекләреннән куркып, 4 сентябрьдә гәүдәне баздан чыгарып, аны полиэтилен пакетка төрә. Аннан мәетне машина багажнигына салып, Югары Байлар авылы янында урнашкан урман посадкасына алып китә. Биредә аның башын чабып ташлап, гәүдәне чокырга ыргыта. Аннан соң 700 метрлап киткәч, үтерелгән ир-атның башын ташлап, керосин агызып, аңа ут төртә. Шуннан соң ир-ат җинаять урыныннан кача.

Дөрес оештырылган тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары барышында 5 сентябрь көнне җинаятьче кулга алынган, дип яза "Татар-информ".

Ш. гаебен тулысынча таныган. Тикшерүче үтенече белән ул сак астына ябылган. Хәзерге вакытта дәлилләр туплау һәм ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса