Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәмгә бүләк әзер

Әлмәттән кунаклар өзелми. Һәр тармактагы уңышлар, казанышлар белән хәбәрдар булган чит төбәк вәкилләре безгә әледән-әле тәҗрибә уртаклашу максатыннан эшлекле визит ясый. Мәртәбәле кунаклар да үрнәк кала тормышы, эш нәтиҗәләре белән кызыксынып тора.

Узган атнада, мәсәлән, РФ Энергетика министры Александр Новак, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Әшәлчедә булып китте. Самара өлкәсенең Новокуйбышевск шәһәре җитәкчелеге ТОСМС һәм ЖКХ системасы белән танышты. Бу хакта агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсендә тагын бер тапкыр мәгълүмат җиткерелде. Укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең август киңәшмәләрендә катнашкан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре дә бездәге мәгариф системасы үсешенә югары бәя биргән. Муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов әлеге чараларны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.

Бәйрәмнәргә бай булган атнага аяк бастык. Иртәгә Татарстан Республикасы көнен, соңрак Белем бәйрәмен, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һәм шәһәр көнен билгеләп узачакбыз. Нефтьчеләр башкаласында бәйрәмнәр уңаеннан күркәм вакыйгалар көтелә. 30 августта "Көнбатыш капка" микрорайонында социаль ипотека программасы буенча сафка кертелгән 72 фатирлы торак йортта өй туйлары гөрлиячәк, тантаналы шартларда фатир хуҗаларына ачкычлар тапшырылачак - бәйрәмгә искиткеч бүләк!

1 сентябрьдә укучылар белем иленә сәяхәткә юл алачак. Бүген барлык уку йортлары да балаларны кабул итәргә әзер. Мәгълүм булганча, Бутада һәм Яңа Михайловкадагы башлангыч мәктәпләрнең филиаллары ачылачак. Әлеге карар муниципаль район җитәкчеләре һәм әти-әниләр белән берлектә кабул ителгән. Шулай ук бу шимбәдә Сабантуй мәйданында Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак.

Җәй ахырына якынлаша. Димәк, һәр тармакта эшләр төгәлләнүгә таба бара. 24 торак йортта капиталь ремонт эшләре ахырына якынлашкан, экономияләнгән акчаларга быел федераль программага кертелмәгән 4 йортның түбәсенә ремонт башланган.

Урып-җыю буенча хуҗалыкларда эшләр тәмамланды инде, бүген-иртәгә артта баручы фермерлар да финишка чыгачак. Мәҗит Салихов фермаларны кышкылыкка әзерләүгә дә игътибар бирергә кирәклекне әйтте.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250