Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм күңелле булырга охшаган

Ел саен август аеның икенче якшәмбесендә илебездә Төзүче көне үткәрелә. Калабызда аны билгеләп үтү күркәм традициягә әйләнде. Быел бәйрәмне 11 августта оештыру планлаштырыла.

Бәйрәмгә әзерлек уңаеннан Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов төзелеш предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.

Хәбәр иткәнебезчә, бу көннәрдә төзүчеләр хөрмәтенә урнаштырылган һәйкәлгә реконструкция бара. Андагы эшләр 1 августка тәмамланырга тиеш һәм тантана бирегә чәчәкләр куюдан башланачак. "Нефтьче" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда, һәр елдагыча, төзүчеләр коллективы парады, тәбрикләүләр була. Әлеге вакытта баручы һөнәри осталык бәйгесендә җиңүчеләр дә Төзүчеләр көнендә тантаналы шартларда бүләкләнәчәк.

Бәйрәм кысаларында спорт, балалар һәм яшьләр өчен программалары да каралган. Ә кичен сәгать алтыдан сигезгә кадәр сәхнә татар эстрадасы йолдызлары карамагына тапшырыла. Бәйрәм яшьләр дискотекасыннан соң фейрверк белән тәмамлана.

Кыскасы, әлмәтлеләргә һәм кунакларга 11 августта гаиләләре белән рәхәтләнеп ял итү, күңел ачу, төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлау өчен барлык шартлар тудырыла.

Ирина Апачаева.

Фото архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250