Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле гүзәл затлар! Сезне ихлас күңелебездән язның иң күркәм бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез! Нәкъ менә хатын-кыз матурлыкны, тормыш-яшәешне гәүдәләндерә, дөньябызны тагы да матурлый, күркәм итә. Балалар тәрбияләү, гаиләдә иминлек һәм тотрыклы әхлакый климат булдыру кебек җаваплы вазифаларда төп авырлыкны үз җилкәсенә алган гаилә учагын саклаучы буларак...

Хөрмәтле гүзәл затлар!

Сезне ихлас күңелебездән язның иң күркәм бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез!

Нәкъ менә хатын-кыз матурлыкны, тормыш-яшәешне гәүдәләндерә, дөньябызны тагы да матурлый, күркәм итә. Балалар тәрбияләү, гаиләдә иминлек һәм тотрыклы әхлакый климат булдыру кебек җаваплы вазифаларда төп авырлыкны үз җилкәсенә алган гаилә учагын саклаучы буларак та гүзәл затларның роле бәяләп бетергесез зур. Хатын-кыз Тәңре тарафыннан бирелгән иң изге билгеләнешен үтәп сабыйларга гомер бирә, төн йокыларын йокламый аларны багып үстерә, бөтен көчен-хезмәтен, йөрәк җылысын аларны физик һәм рухи яктан сәламәт итеп тәрбияләп үстерүгә, белем бирүгә багышлый. Шул ук вакытта хезмәттә, җәмәгать эшләрендә дә әйдәп баручы булып тора.

Кадерле хатын-кызларыбыз!

Язның бу бәйрәме һәрвакытта да эчкерсез саф хисләр, хөрмәт-ихтирам һәм ярату сүзләре белән тулы була. Барыгызга да эшләрегездә, тормышыгызда гел уңыш елмайсын, барлык уй-хыялларыгыз чынга ашсын! Бәхет һәм күтәренке кәеф Сезгә!

Хөрмәт белән "Әлмәт таңнары" газетасы коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250