Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бурычларны кайтару кирәк

21 июнь көнне муниципаль район башлыгы М.Салихов рәислегендә Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәре Советының XVII (уртак) сессиясе булып узды.

Депутатлар барлыгы 15 мәсьәлә тикшерде. Сессия эшчәнлегендә депутатлар, башкарма комитет җитәкчелеге, оешма-предприятие, служба җитәкчеләре, диаспора вәкилләре, шәһәрнең мактаулы гражданнары һәм башкалар катнашты.
Сессиядә Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре Уставына үзгәрешләр кертелде. Депутатлар Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре бюджетларына кертелүче үзгәрешләрне дә тикшерде, алар игътибарына бюджеттагы өстәмә чыгымнар проекты тәкъдим ителде. План нигезендә билгеле күләмдәге акчалар төрле өлкәләргә юнәлтеләчәк. Район Советы депутаты Р.Мөхәммәдиев сүз алып, җирле бюджетны тулыландыру максатыннан узган елларда оештырылган эшчәнлекне дәвам итәргә, ягъни оешма-предприятиеләргә интернет аша салым бурычларын ачыкларга һәм шунда ук түләргә мөмкинлек барлыгын исләренә төшереп, хатлар юлларга кирәклекне бәян итте.
Әлмәт муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе А.Подоваловның Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе булып китүе сәбәпле әлеге вазифага элек районара салым службасының теркәү, исәпкә алу һәм салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы булып эшләгән З.Шәйдуллина билгеләнде. Шулай ук ул "Әлмәт муниципаль районының финанс ресурслары фонды" коммерция тибында булмаган оешманың башкарма директоры итеп тә тәгаенләнде.
Сессиядә муниципаль районың энергетик комиссиясе составына һәм балигъ булмаганнар эшләре, аларның хокукларын яклау буенча комиссия составларына үзгәрешләр кертелде, социаль найм килешүе буенча торак бинада яшәүчеләргә наем өчен түләү күләмен билгеләү тәртибе һәм башка мөһим мәсьәләләр тикшерелде.
Күркәм традиция буенча сессия дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250