Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Булат Гыймаев Гомрәгә юллама белән бүләкләнде

2 июньдә "Хаҗ-фонд" компаниясе уздырган "Минем идеаль Хаҗ" иҗади эшләр бәйгесенә йомгак ясалды.

Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 97 кешенең эшенә бәя бирелде. Якташыбыз Булат Гыймаев интернет челтәрләре аша тавыш бирүләр нәтиҗәсе буенча Гомрәгә барырга (елнын теләсә кайсы вакытында Рамазан аеннан кала) юлламага ия булды. Кечкенәдән үк ураза тотучы, намаз укучы14 яшьлек Булатның эше күпләрне гадәти булмаган, үзенчәлекле, бик тә зәвыклы иҗади эш булуы белән җәлеп иткән. Ул саламны пешереп, үтүкләп, кәгазьгә ябыштырып, аннары тиешле бизәкләрне кара тукымага төшереп, композиция ясау ысулын сайлаган. Әлеге бәйгедә Булатның әбисе Люция дә катнашкан булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса