Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтенроссия конкурслары Әлмәт хатын-кызларын көтә

Хөрмәтле хатын-кыз җитәкчеләр!

Сезне «Россия Федерациясенең атказанган директоры», «Хатын-кыз-лидер. XXI гасыр», «Россиянең яшь директоры» Бөтенроссия конкурсларында катнашырга чакырабыз. Моңа охшашлы конкурслар унҗиденче тапкыр үткәрелә инде. Алар барысы да җитәкчеләрне югары технологияле производстволар оештыруга һәм аларны даими яңартып торуга, яхшы хезмәт хакы түләнә торган, югары технологияле яңа эш урыннары булдыруга рухландыра. Конкурслар үз предприятиеләре эшчәнлегендә сизелерлек уңышларга ирешкән, социаль проблемаларны хәл итү белән шөгыльләнүче җитәкчеләрне кызыксындыру, шулай ук Россиянең иң яхшы җитәкчеләре турындагы мәгълүматлар банкын тулыландыру һәм аларның нәтиҗәле җитәкчелек итү тәҗрибәсен ил күләмендә тарату максаты белән үткәрелә.

Конкурсларда эшчәнлек өлкәсе төрле булган кече һәм урта бизнес предприятиеләре, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният тармаклары җитәкчеләре, башкарма хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм башкалар катнаша ала. Конкурслар ике этапта үткәрелә: төбәк этабы һәм Бөтенроссия этабы. Бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләргә 2014 елның апрелендә Түбән Новгород шәһәрендә бүләкләр тапшырылачак. Алар Россиянең хатын-кыз җитәкчеләре ассоциациясе координацион советы һәм Россиянең эшмәкәр хатын-кызлары ассоциациясе президиумы тарафыннан гамәлгә куелган.

Конкурсларның үткәрелү тәртибе турындагы тагын да тулырак мәгълүматлар www.nwu52.ru сайтында, Конкурслар бүлегендә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250