Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәңге ник карала?

Шактый кеше очрашадыр бу хәл белән: пешереп бераз суына башлагач, бәрәңге карала. Моның сәбәбе нидә соң һәм аны ашарга ярыймы?

Белгечләр әйтүенчә, каралган бәрәңгенең сәламәтлек өчен зыяны юк, шуңа күрә аны, кыяфәте авыздан су китерерлек булмаса да, курыкмыйча ашказаныңа озата аласың. Сәбәбенә килгәндә... Бәрәңге нигездә минераль ашламалар һәм нитратлар артык күп булганга карала диләр. Чирнең исеме дә бар, ул "меланоз" дип атала. Тагын бер сәбәп - дөрес сакламау. Бәрәңгене казуга турыдан-туры идән астына (базга) төшерсәң, ул кинәт суынып, анда физиологик үзгәрешләр барлыкка килә, нәтиҗәдә пешергәндә мондый бәрәңге карала икән. Шуңа күрә башта бәрәңгене, нык салкыннар башланганчы, тәмам "суытырга" һәм киптерергә кирәк, шуннан соң гына азмы-күпме җиләс, салкынча җиргә урнаштырырга. Шулай ук пешәр-пешмәс, кояш ашаган һәм өшегән бәрәңге дә карала. Каралган бәрәңге ашыйсың килмәсә, аны әрчер алдыннан яхшылап юарга киңәш ителә, юкса кабыгындагы пычрак аша ашламалар чистартылган өлешенә күчеп, бәрәңгене каралтырга мөмкин икән. Пешерер алдыннан берничә сәгать салкын суда тотсаң, бәрәңге каралмый дип тә әйтәләр.
http://www.tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса