Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Боз өстенә керергә иртәрәк

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада яшәүчеләрне боз өстенә кермәскә чакыра. Калынлыгы 7 сантиметрдан ким булган боз өстенә кергән өчен административ штраф каралган.

Көннәр суытып җибәрү сәбәпле, елга-күлләр тиз арада юка боз белән капланды. Әмма аның өстеннән йөрү өчен әлегә боз катламы юкарак. 26 октябрьдән Татарстанда көн саен кешеләрнең боз астына китү очраклары теркәлеп тора. Барыннан да бигрәк болар балыкчылар яки юлларын кыскартырга теләүчеләр. Хәзер андыйларга исән калу очрагында административ штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса