Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биредә дә “урак өсте”

"Татнефтедор" ҖЧҖнең Әлмәт автоюллар идарәсе райондагы гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларын тоту, ремонтлау, реконструкцияләү, төзү белән шөгыльләнә. Идарә тарафыннан быел да байтак кына эшләр планлаштырылган.

АУАД начальнигы Р.Г.Гарифуллин әйтүенчә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә "Яр Чаллы - Зәй- Әлмәт" автоюлында Акташ станциясеннән Рус Акташына кадәрге 7,5 километр озынлыктагы арада (сул як полоса) ремонт үткәрү каралган. Хәзерге вакытта биредә асфальт-бетон япма өслеген тигезләү буенча эш башкарылган. "Казан - Оренбург" юлы участогындагы Бута - Аппак юлы да төзекләндерелә. Бу юл Илтән-Бута авылы аша уза. Программа шәһәрнең кайбер урамнарын норматив торышка китерүне дә планлаштырган. Кече Шевченко урамындагы шарлавыклы буалардан алып Төзүчеләр проспектына кадәрге участокны төзекләндергәндә 15 нче мәктәпкә йөрүче укучыларны куркынычсыз хәрәкәт итүе белән тәэмин итү максатларында тротуарларны ремонтлау, юл билгеләре дә кую күздә тотылган.

Рөстәм Габделбариевич язгы ташу вакытында Урсала һәм Иске Әлмәт территорияләрен су басулар белән бәйле рәвештә Совет урамыннан Әлмәт-Урсай автоюлына кадәрге арадагы автоюлны суны җибәрү өчен ватарга туры килүен, су китеп беткәннән соң ваткан учатсокларны кыска срокларда ремонтлауларын, биредә су агу өчен торбалар салуын да җиткерде.

Юл ремонтка ябылгач, йөк машиналары Мәйданнан Әлмәт - Урсай автоюлына кадәрге участокка күчте. Шулай итеп биредәге юллардагы ярыклар, чокырлар тагын да арта төшкән. Нефтьчеләрнең финанс ярдәме белән АУАД монда 2,150 км озынлыктагы арада ремонт уздырган.

Агымдагы елда "Нефтяник" хуҗалыгына илтүче юлның 165 метрлы участогын, ягъни язгы ташу вакытында җимерелгән өлешне дә торгызу планлаштырган. "Татнефть" ААҖ ярдәме белән Комсомол, Нахимов, Аграрная урамнары юлларының өслекләре дә ремонтланачак.

Р.Г.Гарифуллин быел нефтьчеләр тарафыннан авыл эчендәге юл-урам челтәренә зур игътибар бирелүен әйтте. Мисал өчен, Кама-Исмәгыйльнең 1, Б.Ямашиның 1,31 километр озынлыгындагы юлларын норматив торышка китерү өчен акча бүлеп бирелгән.

Федераль һәм төбәк билгеләнешендәге гомуми кулланылыштагы автоюлларда һәр көнне эш бара дияргә була. Инде чокырлы юлларга 6131 квадрат метр асфальт-бетон өслек җәелгән, юлларда хасил булган 35964 погон метр ярыкларларга санация уздырылган, 48 данә юл билгеләре урнаштырылган. "Рус Акташы - Азнакай" автоюлы участокларында, "Зәй -Бохарай"ның Урсай - Әлмәт юлындагы 1,4 километрлы арада тузган асфальт-бетон япмалар торгызылган. Хәзер алда Әлмәт - Чупай автоюлының 2,4 километр озынлыгындагы участогында эшләр алып бару тора. Кыскасы, юл хуҗалыгы хезмәткәрләре җәйге аяз көннәрдә планлаштырылганнарны башкарып чыгу өчен бар тырышлыгын куя.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250