Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Бигеш» аэропортын үзгәрешләр көтә

ТР Хөкүмәте, «Бигеш» аэропорты» ААҖ һәм Росавиация арасында аэропорт комплексын реконструкцияләү турындагы өч яклы килешүгә кул куелды. Кул кую тантанасы Мәскәүдә үтте.

Килешү нигезендә эшләрне финанслау күләме 2,9 млрд сум тәшкил итә. Шуның 1,95 млрд сумы федераль бюджеттан. Шунысы да бар, әлеге аэропорт 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрелгән вакытта запас аэропорт ролен үтәячәк.

Республика үзенә тиешле эшләрне башкарган инде - Яр Чаллыдан алып Бигеш аэропортына кадәр юлны тәртипкә китергән. Аэровокзал комплексын камилләштерүдә «КАМАЗ»ның да ярдәме зур булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса