Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дүшәмбе киңәшмәсендә бүләкләүләр булды

ТР хөкүмәте "Әлмәт муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм сугыш балаларын социаль адаптацияләү системасын үстерү" проекты өчен аның авторы, балаларга һәм яшьләргә психо-педагогик ярдәм күрсәтү буенча "Нур" үзәге мөдире Ольга Ананьеваны Халык социаль проектлары лауреаты дипломы белән бүләкләде.


Табигать ресурсларын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауда күпьеллык хезмәт куйган өчен "ТМС Групп" идарәче компаниясенең "ТМС-Трубопроводсервис" ҖЧҖ директоры Рөстәм Баһманов ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.

ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе специальләшкән аналитик контроль инспекциясе әйдәп баручы белгече Ләлә Шәймәрдәнова намуслы хезмәте, шәһәр һәм районны төзекләндерүгә, экологик иминлекне тәэмин итүгә өлеш кертүе өчен Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитетының Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Намуслы хезмәте, шәһәр һәм районны төзекләндерүгә, экологик иминлекне тәэмин итүгә өлеш кертүе өчен ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе специальләшкән аналитик контроль инспекциясе әйдәр белгече Ирина Семеновага рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса