Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Безнең заман» фестивале әлмәтлеләрне көтә

Фестиваль җиңүчеләрен саллы бүләк көтә. Приз фонды - 6 млн сумнан артык, ди оештыручылар.

Эшче яшьләрнең «Безнең заман» ачык телевизион республика фестивале 5 нче тапкыр оештырыла. Анда 18-35 яшьтәге эшли торган яшьләр катнаша ала. Җиңүче команданың бүләге 250 мең сум тәшкил итә.

Сайлап алу турлары 6 октябрьдән 4 ноябрьгә чаклы Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казанда узачак. Фестивальнең финалы исә ноябрь урталарында башкалабызда булыр дип көтелә.

«Безнең заман» фестивале иҗат сөюче яшьләр өчен. Ул җыр, бию, нәфис сүз осталарын барлый. Катнашу өчен гаризалар агымдагы елның 18 сентябренә кадәр кабул ителә. Барлык мәгълүматлар да фестивальнең рәсми сайтыннан яки республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрылыгы сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса