Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безгә калырга рөхсәт итегез!

Балалар авызыннан яңгыраган әлеге мөрәҗәгатьне ТР буенча 2 нче ОФПС ГПС ның 15 нче янгын часте хезмәткәрләренә бер генә тапкыр ишетергә туры килмәде. Балаларның янгын сүндерүчеләрнең техникаларын, формаларын һәм көнкүрешләрен күрсәтеп кызыклы экскурсия оештырган кунакчыл каравылны бер дә ташлап китәселәре килмәде шул. Чын күңелдән биредә азга гына булса да калу...


10 нчы мәктәпнең икенче сыйныф укучылары бирегә Россиядә гражданнар оборонасы оешуга 80 ел тулу уңа- еннан чакыру алганнар иде. Алар билгеләнгән урынга шау-гөр килеп килеп төшкәч тә, тирә-як беразга гына тынып калды. Күп тә үтмәде, тынлык янгын сүндерү техникасын күреп сокланган балаларның чыр- чулары, соңрак машина кабиналарын штурмлаганда шатлыклы авазлар белән алмашынды. Машина кабинасында утырып карарга теләү- челәрне янгын сүндерүчеләр көч-хәл белән алыштырып өлгерделәр. Батыраеп алган кунаклар форма, каска, сулау аппаратлары маскаларын киеп карау эшенә керештеләр. Ә менә аркага асыла торган кысылган һава тутырылган баллоннарны мәктәп рюкзаклары белән тиңләделәр. Болар барысы да часть тирәсеннән узып баручыларда елмаю уяткан балаларның шатлыклы чыр-чулары белән үрелеп барды.
Гидравлик кайчы күрсәтү генә аларны беразга тынычландырды. Бер рәткә тезелгән укучылар әлеге җайланманың бик җиңеллек белән генә металл конструкцияләрне кисүен күзәттеләр. Киселгән үрнәкләр исә истәлеккә дип укучылар кулына күчте.
Экскурсия часть бинасында дәвам итте. Балалар ашханә, уку классы, ял бүлмәсен карадылар. Соң-рак исә алар әлеге мавыктыргыч очрашуны оештыручыларга рәхмәт- ләрен җиткерделәр, мондый экскурсияләрнең кабатлануын теләп калдылар, истәлеккә фотога төштеләр.
Әлеге очрашуларның балалар өчен мөһимлеген әйтеп торасы да юк, барысы да көн кебек ачык. Ә менә часть буйлап узган "гарасат"ны янгын сүндерүчеләр бик озакка онытмаслар. Гади генә әйберләргә дә чын күңелдән шатлана белү - көндәлек тормыш мәшәкатьләренә чумган өлкәннәр өчен бер йотым су кебек ул. Аеруча янгын сүндерүче кебек авырлардан саналган һөнәр ияләре өчен бик зарур да.
Ю.Григорьева
«ТР буенча 2нче ОФПС ГПС» ФКУның матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250