Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беренче Президентыбызны зурладылар

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне республикада гына түгел, Россия күләмендә дә хөрмәт итәләр.

Чираттагы дәлил - аның турында китап басылып чыгу. Китап авторлары - Игорь Цыбульский һәм Нурсөя Шәйдуллина. Мәскәүдә китапны тәкьдирләү чарасы булды. Тантанада Шәймиев белән эшләү бәхете насыйп булган мәртәбәле кешеләр катнашкан. Китап Россия Президенты Владимир Путинның Минтимер Шәймиев турындагы сүзләре белән башланып китә.

Тантанада чыгыш ясаган Юрий Лужков Минтимер Шәриповичның әле бүген дә рухи лидер булып калуын, аны тирән хөрмәт белән бабай дип йөртүләрен, аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итүләрен ассызыклаган. Кунаклар Шәймиевнең зирәк акыллы, гадел булуына басым ясаганнар.

Минтимер Шәрипович җыелучыларга рәхмәт әйтеп, Татарстанның алга таба да алгарышлы үсештә булачагына ышаныч белдергән.

Әлеге басма күп кенә сәясәтчеләр, җитәкчеләр өчен өстәл китабы булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса