Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беренче һәм бердәнбер

Нефтьчеләр башкаласында ике көн дәвамында "Россия" телеканалының иҗат төркеме эшләде.

Үзәк телеканал журналистларында Әлмәттәге "Визит" медицина детоксикация үзәге зур кызыксыну уяткан, шуңа да алар әлеге учреждение турында мәгълүмат туплау максаты белән безгә килде.

"Визит" 2011 ел башында Әлмәт муниципаль районы Советы карары нигезендә ачылган иде. Биредә айныткыч вазифалары гына башкарылып калмыйча, үзәккә китерелгән пациентларга табиблар, нарколог, психолог һәм психиатр да ярдәм күрсәтә. Учреждениедә аек хәлдә булмаганнарга медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында аңнарына килү өчен махсус бүлмә җиһазландырылган, дезинфекция өчен барлык шартлар да тудырылган. Эшләү чорында барлыгы 2000 нән артык кешегә ярдәм күрсәтелгән.

Әлмәт республикада әлеге проблеманы хәл итүче беренче һәм бердәнбер шәһәр санала. Үзәк сәламәтлек саклау муниципаль автоном учреждениесенә карый һәм җирле бюджет балансында тора.

"Визит" Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәттәге бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара. Бүлек начальнигы Дамир Гарипов "Россия" телеканалы журналистларын киләчәккә булган планнар белән таныштырды.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250