Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бердәм эшчәнлек – күркәм нәтиҗә

12 июль көнне шәһәребезгә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы инспекциясе начальнигы, Әлмәт полиция бүлеге кураторы Марат Зарипов килде. Эшлекле визитның сәбәбе куанычлы: быелның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Әлмәт районы полиция бүлеге үз категориясендә иң яхшысы дип табылган.

Бу көнне аның катнашында киңәйтелгән киңәшмә булып үтте.

Журналистларга биргән әңгәмәсендә Марат Зарипов югары нәтиҗәнең район башкарма комитеты, җәмәгатьчелек ярдәме һәм, әлбәттә, коллективның тырышлыгы, бүлек начальнигының осталыгы белән ирешелгәнлеген билгеләде.

Беренче яртыеллыкта районда 13191 хәбәр теркәлгән, шуларның 847 се җинаятьләр турында. Әлеге сан узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 19,3 % ка азрак. Әйтергә кирәк, күрше районнарда киресенчә җинаятьчелекнең артуы күзәтелгән. Бүлек тарафыннан күрелгән чаралар райондагы оператив хәл-торышны сәламәтләндерүгә һәм тотрыкландыруга китергән.

Бүлек начальнигы Дамир Гарипов чыгышыннан күренгәнчә, шәхескә, гаиләгә һәм балигъ булмаганнарга каршы кылынучы җинаятьләр саны профилактик чаралар уздыру нәтиҗәсендә кимегән. Аеруча балалар белән бәйле күңелсез вакыйгалар, көчләү фактлары теркәлмәве сөендерә. Бу укытучылар, психологлар белән бүлек хезмәткәрләренең уртак эшчәнлеге бәрабәренә ирешелгән. Хәзерге вакытта бүлектә гаилә-көнкүреш җинаятьләрен профилактикалауга зур игътибар бирелә. Алга таба гаилә дебоширларының учетка алыначагын да җиткерде Дамир Гарипов.

Милеккә каршы кылынучы җинаятьләр отчет чорында 8,3 % ка кимегән. Ә менә "урам җинаятьләре" 8,5 % ка арткан. Шунысын ассызыклыйсы килә, соңгы 4 ел эчендә җәмәгать урыннарында урлашулар санының кимүенә ирешелгән. Фатирлардан урлашулар 15 тән 32 гә кадәр арткан - монысы тынычланырга урын бирми. Җәйге чорда, кешеләрнең ялларга китүләре сәбәпле, аларның тагы да артуы мөмкин. Шуңа күрә әлмәтлеләр бу мәсьәләдә игътибарлы булсын иде.

Иң авыр ачыкланучы җинаятьләр - бакчачылык ширкатьләрендәге урлашулар 75 % ка кимегән. Дамир Гарипов җиткерүенчә, гадәттә, милекнең югалганлыгы яз айларында, кешеләр бакчаларына юл алгач кына ачыклана, шуңа да аларны эзләү озакка сузыла, җеп очлары юкка чыга. Бары тик гражданнарның кыйммәтле әйберләрен анда калдырмаулары гына җинаятьләрне булдырмауга китерәчәк.

Полиция хезмәткәрләрен машина хуҗаларының үз транспорт чараларына булган мөнәсәбәтләре дә борчый. Агымдагы елда машина урлауларны киметүгә ирешелмәгән һәм бу күрсәткеч 125 % ка арткан. Чыгышта басым ясалганча, ишегаллары, балалар мәйданчыклары машиналарны төнге чорда калдыру урыны була алмый. Уйланырга урын бар.

Наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәшкә һәрчак игътибар көчле булды. Беренче яртыеллыкта әлеге категория җинаятьләр 13,3 % ка, административ хокук бозулар 4,5 % ка күбрәк ачыкланган. Законсыз әйләнештән 988 грамм наркотик матдә алынган, узган елга карата әлеге сан 7,2 % ка күп.

Дамир Гарипов ахырдан шәхси составның куелган бурычларны башкарып чыгуын, киләчәктә дә нәтиҗәле эшчәнлек алып барачакларын билгеләде.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛИНА

Л.Седельникова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250