Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белем медальләре балкыды

21 июнь көнне драмтеатр бинасында район башлыгы М.Салихов укуда ирешкән уңышлары өчен быелгы уку елында мәктәпне медальгә тәмамлаучылар белән очрашты.

Бары тик чыгарылыш кичәләре көнне генә шәһәребез һәм районыбыз мәктәпләрендә фән нигезләрен тырышып үзләштергән гыйлемле егет-кызлар, уку елы дәвамында төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә, конференцияләрдә үзара көндәш булган укучылар зур тантанага җыела, бер-берсен җылы сәламли, изге теләкләрен җиткерә. Быел район башлыгы белән очрашу 12 нчы тапкыр үткәрелде.
2011-2012 уку елында 96 укучы, шул исәптән 57 се алтын һәм 39 ы көмеш медальгә ия булды.
- Уку еллары дәверендә төрле дәрәҗәдәге олимпиада-бәйгеләрдә җиңүләр яулап, медальгә лаек булуыгызны исбат иттегез. Медалист исеме сезгә зур җаваплылык өсти. Укытучыларыгызның, әти-әниләрегезнең ышанычын раслагыз. Ак юллар сезгә! - дип якты теләкләрен юллады М.Салихов.
Бу көнне медалистларның һәммәсенә дә башкарма комитет исеменнән флешкалар тапшырдылар. Күркәм традиция буенча "Альком" фирмасы быел да иң-иң дип табылган укучыга ноутбук бүләк итте. Аңа 7 нче мәктәп укучысы Д.Денистов лаек булды.
Очрашуда мәгариф идарәсе җитәкчесе Н.Хәйдарова, шулай ук 17 нче мәктәпнең биология укытучысы Л.Попова укытучылар исеменнән чыгыш ясап, чыгарылыш укучыларына соклануларын, киңәшләрен җиткерделәр. Егет-кызлар да җавапсыз калмады, алар исеменнән 7 нче мәктәп укучысы Д.Денистов һәм 1 нче гимназиядән Р.Сабирова муниципаль район җитәкчелегенә, мәгариф идарәсенә, "Татнефть" ААҖнә, мөгаллимнәргә, әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен ирештерделәр һәм Мәҗит Хәҗиповичка истәлекле бүләк тапшырдылар.
Бу көнне Әлмәттә ачылган медалистлар китабы чираттагы мәртәбә яңа исемнәр белән тулыланды.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250