Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белдерүләр, рекламалар ябыштырылу – Әлмәттәге проблемаларның берсе

3 апрельдә административ комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Бу юлы шәһәрне һәм районны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 37 кеше чакырылган иде.

37 беркетмәнең бишесе урындагы, калганы физик затларга карата төзелгән.

Утырышка чакырылучылар арасында реклама урнаштыру кагыйдәләрен бозучылар да байтак. Мәсәлән, күптән түгел генә шәхси эшен башлап җибәргән бер ханым реклама конструкциясен аны урнаштыруга рөхсәт алганчыга кадәр куйган. Бүген аның тиешле документлары бар, әлбәттә. Ләкин таләп һәркемгә дә бертөсле. Үз белдекләре белән күңелләренә хуш килгән урынга мондый конструкция урнаштыручыларга хәзер штраф түләргә туры киләчәк. "Ашыккан - ашка пешкән", ди халкыбыз. Бу очракта нәкъ шулай килеп чыга да.

Теләсә кая белдерүләр, рекламалар ябыштырылу - шәһәрдәге проблемаларның берсе. Аңа каршы кискен көрәш алып барыла. Бүген аның нәтиҗәсе күз алдында - соңгы вакытта әлеге ямьсез күренешләр кимеде, ләкин бөтенләй бетмәде. Игъланнар белән чуарланган баганалар, бина һәм йорт диварлары әле дә очраштыргалый. Ишегалларын җыештыручылар бертавыштан мондый кәгазьләрне көн дә подъезд ишекләреннән кубарырга туры килүен әйтә. Ә бит янәшәдә генә игъланнар өчен махсус такта эленгән һәм алар һәрбер торак йортта бар. Сүз уңаенда, шәһәр урамнарында да белдерүләр өчен махсус баганалар урнаштырылган. Шулай булуга да карамастан, шәһәрнең, йортларның матурлыгы турында уйламаучылар ишек-диварларны чуарлауга өстенлек бирә.

- Подъезд ишегенә генә түгел, эчтә дә төрле белдерүләр эләләр. Электр щитлары, әйтерсең лә, игълан өчен махсус куелган. Анда юньле берәр белдерү булсын иде әле, әйтик, утны сүндереп йөрегез, яки чүпләмәгез, шаулашмагыз дигән, яки тәрбияви әһәмияткә ия булганы. Кая ул, тәүлекләп, сәгатьләп фатир биреп торабыз, озын чәчләр кабул итәбез һәм башка шуның ишеләрне эләләр. Подъездларның чисталыгына битараф булучыларга йөрәк әрни, - диде шәһәрдә яшәүче Гөлсинә Иванова. Сүз уңаенда шунысын да ассызыклап үтәбез, реклама, белдерү урнаштыру кагыйдәләрен бозган физик затларга 1 меңнән 3,5 мең сумга кадәр штраф каралган.

Яңа гына капиталь ремонт уздырылып, фасадлары көлеп торган йорт диварларын пычратырга да тайчанмый кайберәүләр. Оятсыз сүзләр дә язалар, мәхәббәт тә аңлаталар, рәсем ясау сәләтләрен дә күрсәтәләр алар аша. Монысы инде балалар, үсмерләр эшедер дип уйлыйбыз. Димәк, әти-әниләргә балалары белән бу хакта аңлату эшләре алып барырга кирәк. Беркем дә фатир эчендәге обойларга сызып-язып йөрми. Йорт та безнең уртак, зуррак фатирыбыз түгелме соң?!

Административ комиссия утырышына көнкүреш калдыкларын теләсә кая ташлаучылар, чүпләрен вакытында түкмичә җыеп яткыручылар, чүп савытларын даими чистартмаучылар, транспорт чараларын газоннарга куючылар, тарала торган төзелеш материалларын япмасыз ташучылар да чакырылган иде. Аларның һәрберсенә штраф салынды.

Шәһәр урамнарында теләсә кайда сәүдә итәргә була дип уйлаучылар шулай ук нык ялгыша. Узган атнада тиешсез урында сәүдә эшчәнлеген җәелдергән берәүгә шулай ук җавап тотарга һәм бу гамәле өчен акчасын чыгарып салырга туры килде.

Ирина Апачаева

Автор фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250