Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Батыр әлмәтлене бүләкләделәр

Полиция полковнигы Дамир Гарипов әлмәтлегә Рәхмәт хаты тапшырды.

26 майда Әлмәт эчке эшләр бүлегенең дежур частена бер ханым мөрәҗәгать итә һәм Рөстәм Әхмәтҗанов белән бергә кесә карагын тоткарлауларын хәбәр итә. Автобус салонында пассажирлар күп булмый. Шуңа карамастан, карак аның сумкасыннан 10 мең сум акчасы белән документлары булган акча янчыгын урлый. Моны белеп алган ханым автобустан төшеп карак артыннан йөгерә башлый. Карак юлны аркылы чыга һәм ишегалдына кереп кача. Бу вакытта Рөстәм Әхмәтҗанов балалары белән ишегалдында була. Ханым Рөстәмнән ярдәм сорый. Ир каракны якындагы ишегалларының берсендә тоткарлый һәм килеп җиткән полицейскийлар кулына тапшыра. Урланган әйберләр хуҗасына кайтарыла. 44 яшьлек тоткарланган карак элек тә караклык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше өчен хөкем ителгән була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса