Башка исем белән атаган өчен хатынын үтергән
Хәзер бу гамәлен ул үзе дә аңлап бетерми.
Кичке сәгать 8 ләр тирәсендә хатыны башка бүлмәгә керә һәм берничә минуттан кире чыккач иренә башка исем белән мөрәҗәгать итә. Ир кинәттән ярсып китә. Кулына пычак алып аңа ташланганын сизми дә кала. Алган яралардан хатын үлә. Бурятиядә яшәүче ир белән алар 1,5 ел элек танышкан булалар, мөнәсәбәтләрен законлаштырмыйча гына яшиләр. Хатынга 40 яшь була, ике баласының берсе студент, дип яза.irk.kp.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа