Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаң машинада автокреслода йөриме? [+ФОТОЛАР]

Әйе икән - сиңа бүләк!

Әлмәтнең ЮХИДИ бүлеге 4 нче номерлы балалар бакчасы белән берлектә «Бала - төп пассажир!» исемле акция барышында кагыйдәне үтәүчеләрне бүләкләргә булган. Шулай «перәннек өләшү» алымы белән алар юл куркынычсызлыгын тәэмин итүгә өлеш кертергә уйлаган.
Акция барышында сабыйларын бакчага автомобильләрдә китерүче әти-әниләрне тикшерделәр. Бәхеткә, аларның барысы да диярлек куркынычсызлык кагыйдәләрен үти булып чыкты. Андыйларны бакча администрациясе Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Иртәнге рейдтан соң эш бакчаның автоклассында дәвам итте. Биредә балалар катнашында юлда йөрү кагыйдәләренә кагылышлы ачык дәрес узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса