Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бакчачыларга 550 миллион сум акча бирелә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, 2017 елгы республика бюджеты проектында бакчачылык һәм дача берләшмәләренең инженерлык инфраструктурасын үстерү чараларына 550 млн сум акча каралачак.

Бакчалар чикләренә кадәр керү юлларын салу өчен - 300 млн сум, су һәм электр белән тәэмин итү объектларын ремонтлауга 100әр млн сум, каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны оештырыруга 50 млн сум бирү күздә тотыла.

Татарстанда бүгенге көнгә 376 мең бакча кишәрлеге исәпләнә, гомуми мәйданы - 28 мең гектар, шуннан 17 мең гектардан артыгы милек итеп рәсмиләштерелгән. 952 бакчачылык ширкәте теркәлгән, аларда 320 мең бакча кишәрлеге исәпләнә, аларның гомуми мәйданы - 24 мең га.

Бакчачылык бигрәк тә Казан, Чаллы шәһәрләре тирәсендә күп, 1 миллионнан артык граждан үзләрен дә яшелчәләр белән тәэмин итәләр, артыгын саталар да. Бакчачылык җәмгыятьләре инфраструктурасына уздырылган инвентаризация йомгакларыннан күренгәнчә, аларның күбесенә төзекләндерү һәм реконструкцияләү таләп ителә.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса