Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылда бала тапканнарга - 100 мең сум!

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, Татарстан авылларында бала тудырган хатын-кызларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр акча түләнәчәк.

25 яшьтән яшьрәкләргә беренче бала тапкан өчен - 50 мең сум, ә өченче баласын тапкан 29 яшьтән яшьрәк әниләргә 100 мең сум түләнәчәк.

Мондый түләүләргә авылда кимендә 3 ел яшәгән хатын-кызлар гына өмет итә ала.

Бу хактагы карарга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имза куйган. Бала тапкан өчен түләүләр туучылар санын арттыру максатыннан башкарыла һәм ул быел түләнә башлаячак.

Башкортстан Башлыгы Указына ярашлы, узган елдан Башкортстанда беренче баласы туган гаиләләргә 300 мең сум акча бирелә башлады. Моннан тыш та республикада балалы гаиләләргә төрле ташламалар каралган.

http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса