Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл кызы Әлмәт яшьтәшләренең «борынына чирткән» Ни өченме? [+ФОТОЛАР]

Туры мәгънәдә түгел билгеле, ә имтиханнардан районда берүзе иң югары балл җыеп. Кичү мәктәбеннән Анастасия Потапова - инглиз теленнән бөтен районда иң күп балл (97) җыя алган бердәнбер укучы бүген.

Математиканың база өлешеннән дә 100 балл туплаган ул. Рус теленнән дә күрсәткечләре югары - 86!

Инглиз теленә мәхәббәте Настяның әле бакчага йөргәндә үк башлана. Әлмәтнең 39 нчы бакчасында тәрбиячеләр тәүге авазларны өйрәтә. Аннан мәктәптә башлангыч белемнәрне ала. 5 нче сыйныфка күчкәндә Потаповлар авылга күченеп кайта. Ул вакытта инглиз теле укытучысы да мәктәптә булмый әле. Тырыш һәм үҗәт холыклы Настя интернет аша сериаллар карап телне ныгыта, мөстәкыйль рәвештә укый башлый. Соңрак укытучысы Илүсә Низамова да әлеге кызга зур өметләр баглап, аңа игътибарын арттыра. Нәтиҗәсе дә озак көттерми: Настя төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яулый, Бөтенроссия фән олимпиадасында, аннан КФУ олимпиадаларында беренче урын ала. Җиңү өстенә тагын җиңү килә быел, кыз имтиханнарда да сынатмый.


- Телне өйрәнер өчен иң элек теләк булырга тиештер. Мин инглизчәмне камилләштерү максатын куйдым һәм аңа ирештем. Грамматика буенча тестлар чиштем, әдәби текстлар укыдым, интернет аша Англия, Америкадан дуслар табып, алар белән аралаштым. Мөстәкыйль эшләмичә, укытучы һәм мәктәп биргәнне генә көтеп утырсаң, андый нәтиҗәләргә ирешә алмыйсың, - дип сөйләде мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган укучы.

Настя хәзер КФУның чит телләр әдәбияты факультетына укырга керергә йөри. Теләге - тәрҗемәче яки укытучы булу. Иң зур хыялы Англияне үз күзләре белән күреп кайту.

Настяның әлеге уңышын әбисе Надежда Ивановна исә үзенчә аңлатты:
- Настяның телләргә хирыслыгы нәселдән килә торгандыр. Безнең тамырларда немец каны бар. Минем бабай Руп фамилияле кеше булган, Бөек сугышта катнашкан. Әллә шуның өчен дә Настяның инглиз сүзләренә теле ятып тора микән дибез? Укытучыларга зур рәхмәт! Авыл мәктәбендә белем бирү түбән дигән сүзләр белән дә килешмим. Баланың үзеннән тора ул - теләк булса, кайда да алдынгылыкка ирешеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса