Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Автоледи–2017": җиңүчеләр кем? [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә хатын-кызлар арасында җиденче кабат традицион автобәйге узды. Иң яхшы машина йөртүче хатын-кыз исеменә бу юлы нибары 7 гүзәл зат ярышты.

Әлмәтнең автоханым һәм автотуташларын ЮХИДИ бүлегенең взвод командиры Андрей Лиманский, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы территориаль идарәсе начальнигы урынбасары Ринат Шәрәфетдинов, идарәнең бүлек җитәкчесе Лилия Рафигуллина, Бөтенроссия автомобильчеләре җәмгыятенең җирле бүлеге рәисе - ярышның баш хөкемдары Сергей Сурменев сәламләде. Тимер атларына техник күзәтү уздырганнан соң, әлмәтле ханымнар һәм туташларга юлда йөрү кагыйдәләрен белүләрен расларга һәм фигуралы йөртү этабын узарга туры килде. Нәтиҗәдә беренче урынны Людмила Кулагина яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Евгения Иголкина һәм Надежда Кнурова бүлеште. Берничә ел рәттән беренче өчлекне тәшкил иткән ханымнар Әлмәт данын Казанда узачак республика ярышларында яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса