Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һава торышы начараю сәбәпле гражданнарга ерак юлга чыгудан баш тартырга киңәш ителә

Машина йөртүчеләргә юлда узышу, алда барган автомобильне куу кебек маневрлар белән сак булырга кирәк.

Һава торышы начараю сәбәпле Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе гражданнарны ерак юлга чыкмаска, шәхси автотранстпорт кулланмаска киңәш итә. Шулай ук озаклап ачык һавада йөрү һәм табигатьтә ял итүдән тыелып тору хәерле.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 1 март төнендә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан төшү ихтималы бар. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.

Һава торышы начараю сәбәпле юлларда бөкеләр булу ихтимал. Машина йөртүчеләрдән кискен борылышларда, авария еш була торган җирләрдә аеруча игътибар итү сорала.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса