Армиягә чакырылышны үзгәртергә исәплиләр
Дәүләт Думасы депутатлары армиягә көзге чакырылышны бетерергә тәкъдим итәләр.
Думаның оборона буенча комитеты әгъзасы Алексей Журавлев армиягә бер тапкыр гына чакыруны караган закон проекты әзерли, дип хәбәр итә "Известия" газетасы. Бу "дедовщина"ны киметәчәк һәм чакырылышка тотыла торган чыгымнарны киметәчәк дип фаразлана. Билгеле булганча, әлегә илдә армиягә чакырылыш елына ике тапкыр - язын һәм көзен уздырыла. 2008 елда икееллык хезмәт срогы бер елга калдырылды. Шулай да алдан килгәннәрнең яңа чакырылучыларны кимсетүе тамырдан корымады
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа