Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Армия хезмәтеннән качучы әлмәтле хөкем ителде

Әлмәтле бер егет Ватан алдындагы бурычын үтәргә ашыкмый, һәр чакырылыш саен хәрби комиссариат повесткаларыннан котылу җаен таба.

2009 елның 1 июленнән алып 2013 елның 31 октябренә кадәрге чорда көзге һәм язгы чакырылышлар вакытында ул Россия Федерациясе Конституциясе тарафыннан үзенә йөкләнгән хәрби хезмәт үтү вазифаларыннан баш тарткан. Әмма бау күпме генә ишелсә дә, барыбер аның бер очы була. Л.ның да әлеге гамәлләре РФ Җинаять кодексының 328 нче маддәсе 1 нче өлешендә күздә тотылган җинаятькә (законлы нигезләр булмаган килеш хәрби хезмәткә чакырылудан тайпылу) тиңләнеп, ул хөкем ителүчеләр эскәмиясенә килеп эләккән. Суд утырышында ул үзенең гаебен тулысынча таныган. Суд аңа дәүләт файдасына 15000 сум штраф түләтү рәвешендә җәза билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса