Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Архитектурада вак-төяк юк

Соңгы елларда калабызның архитектур йөзе үзгәрә төште. Капиталь йортлардан соң йортларның фасадлары төрле бизәкле итеп, яисә алар урнашкан урамның исеменә яраклаштырып ясала, предприятие-учреждениеләрнең биналары заманча рухта реконструкцияләнә һәм башкалар.

Күптән түгел "Знамя труда" газетасы редакциясендә Әлмәт муниципаль районының баш архитекторы Алмас Идрисов белән булган очрашуда бу хакта да әңгәмә корылды.

Алмас Әхтәмович кая гына, нинди генә илгә барса да, кулыннан карандашын, фотоаппаратын төшерми. Япониядән, Америкадан, Германиядән, Төрекмәнстаннан һәм башка җирләрдән ул бихисап фотосурәтләр алып кайткан. Кайбер архитектур элементлар шәһәр төзелешендә дә кулланыла. "Без күпмилләтле халык, шуңа күрә орнаментларга да бай. Безнең гореф-гадәтләр - ул безнең тамырларыбыз да", - ди баш архитектор.

Мәгълүм булганча, Алмас Идрисов Әлмәткә 1999 елда ул чактагы хакимият башлыгы Илшат Фәрдиев чакыруы буенча килә. Үзе белән улын Айвазны һәм энесен дә ала. Калабызга килеп төшү белән иң беренче булып аны әйләнеп карап чыгалар, барлык урыннарны фотога төшерәләр.

Кулым тигән беренче объект универмаг булды, - диде ул. - Универмагны реконструкциягә кадәр булган торышын күпләр хәтерлидер.

Бүген "Шатлык" товарлары белән генә түгел, архитектур йөзе белән дә әлмәтлеләргә, кунакларга шатлык өләшә. Әйтергә кирәк, бу елларда йорт фасадларына да игътибар бирелә башланды, яңа йортларның тышкы стеналарын орнаментлар белән өю күркәм күренешкә әйләнде. Баш архитекторның горурланырга җирлеге бар - бүген Әлмәттә берсеннән-берсе матур, төрле стильдә эшләнгән объектлар барлыкка килде. Шәһәрнең 50 еллыгына гына да Ленин мәйданы, парк, Гагарин урамы, Яшьләр үзәге архитектур яктан үзгәреш кичерде.

- Зур программа бүген дә дәвам итә, - ди баш архитектор калабызның 60 еллыгы уңаеннан нинди объектларда үзгәрешләр булачагы белән кызыксынгач. - "Татнефть" компаниясе шарлавыклы буаларны Сабантуй мәйданына кадәр төзи. Рәхәтләнеп ял итәрлек, балалар өчен дә шартлар тудырылган Комсомол паркы үсә, "Яшьлек" һәм "Көнбатыш капка" микрорайоннары да зурая бара. Аның беренчесендә мәктәп, икенчесендә балалар бакчасы төзелә башланды.

Алмас Идрисов ял көннәрендә район башлыгы тәкъдиме буенча башкарма комитет җитәкчесе Марат Гыйрфанов, торак-коммуналь хуҗалык департаменты һәм башка служба белгечләре белән җәяүләп бөтен шәһәрне карап йөрүләрен хәбәр итте. Җәяү йөргәндә вертолеттан яки машинадан күренмәгән нәрсәләр дә, мәсәлән, чүп савытлары, баскычлар, биналарның цоколь өлешләре күзгә чалына. Архитекторның башында шул чакларда мең төрле планнар туа. Алмас Әхтәмович нәтиҗәдә элеккеге күренеш һәм хәзергесе чагылдырылган каталог алып бара башлаган. Баш рәссам Рафаэль Курамшин кебек ул да архитектурада вак-төяк юк, анда барысы да мөһим, дип исәпли.

Алмас Идрисов Әлмәттәге шәһәр төзелеше аурасының искиткеч булуын да ассызыклады. "Җитәкчеләрнең эстетик дәрәҗәсе югары, шуңа да таләпләр дә югары", - дип саный ул.

Баш архитектор әңгәмә барышында хыялы белән дә уртаклашты. "Шәһәр төзелеше буенча иң зур хыялым - яшьләр өчен каралган Сабантуй мәйданыннан өстәрәк тауда "Акрополь - Болгар- Әлмәт" комплексы төзү. Төзүчеләр проспекты, Гагарин һәм Зарипов урамнарының өчесе дә нур кебек нәкъ шушы тауга барып терәлә. Биредә таштан кечкенә генә классик квартал төзесәң, шәһәр өчен искиткеч булыр иде" - әнә шундый уй-фикерләр, матур хыяллар белән янып яши, эшли Алмас Әхтәмаович.

Әзерләде Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250