Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аралашу мәйданы

"Халык контроле" бүген әлмәтлеләргә бик күп проблемаларны чишәргә ярдәм итте. Атап әйткәндә, рәсми порталга юлланган 195 хәбәрнең 76 сы буенча чаралар күрелгән.

"Халык контроле"н җитешсезлекләргә төртеп күрсәтү урыны итеп кабул итү бик үк дөрес булмас иде. Ә бәлки халык белән җитәкчелек арасында күпер салучы һәм төзекләндерәсе, яңартасы урыннар турында хәбәр итү, тиешле службаларга җиткерү, аралашу мәйданы дип әйтү дөресрәк булыр. Һәрберебезнең уңайлы шартлар тудырылган шәһәрдә яшисе, эшлисе килә. Элек аларны булдыру озаграк вакытка сузылган булса, хәзер әлеге дәүләт хезмәте ярдәмендә һәр гамәл бик тиз срокларда үтәлә. Кире кагылучы шикаятьләр дә бар, әлбәттә. 27 сентябрьгә аларның саны 16 га җиткән. 51 хәбәр планга кертелгән, 52 се буенча чаралар күрелә. Бүгенге язмада максат аеруча популярлык яулаган мөрәҗәгатьләрне бәян итү түгел, ә соңгы чорда халыкны ниләр борчуын ачыклау.

"Ш.Мәрҗани урамындагы 155 нче йорт каршында августта агач сынып төшкән иде. Бәхеткә, бу хәл төнге чорда булган. Ишегалдында куркыныч тудыручы шундый тагын бер агач бар. Көн саен аның яныннан кешеләр үтеп йөри, шул тирәдә балалар уйный..."

Әлеге мәсьәләне кузгатучылар бик хаклы. Шәһәрдә андый агачларны кисү буенча эш алып барыла, билгеле. Мәрҗани урамында яшәүчеләр дә озакламый тирән сулыш алыр, чөнки аларның хәбәре буенча шушы көннәрдә чаралар күрелергә тиеш.

"Ленин урамындагы "Ак Барс банкы" артындагы юл торышы канәгатьләнерлек түгел. Чокырларның киңлеге 1 м 40 см-дан алып 1 м 58 см-га кадәр булган, тирәнлеге 20 см тирәсе. Моңа өстәп шуны да җиткерәсе килә, җәяүлеләр өчен тротуар да юк биредә. Без машиналар астына эләкмәс өчен, ә машиналар чокырга төшмәс өчен йөрергә тырышабыз. Көч-хәл белән түзәбез!"

Әйе, кварталара юлларның торышы күп җирдә начар. Җитмәсә менә хәзерге, көзге, яңгырлы көннәрдә су җыелган урыннарда чокырлар күренми, машиналар алардан күпме зыян күрә. Югарырак тизлектә үтүчеләр кайчакларда узып баручы кешеләрне дә коендырып китә. Тротуарлар булмавы, әлбәттә, борчу тудыра. Әлеге хәбәргә 27 кеше теләктәшлек күрсәткән, алга таба аның популяр мөрәҗәгатьләр арасына да керү ихтималы зур. Тиешле службаларга югарыда аталган участок буенча күрсәтмәләр бирелгән инде.

Торак йортларга ясалучы капиталь ремонт та әлмәтлеләр игътибарыннан читтә калмый. Шевченко урамында әлеге программа буенча яңартылучы бер йортның 1 нче подъездында подрядчы оешманың сәер эшләвенә шакката йортта яшәүчеләр. Капиталь ремонт ясаучылар биредә төрле катларда төрле секцияле җылыту радиаторлары урнаштыра икән, гәрчә элек алар бар катта да бертөрле булса да. Менә шундый диккать белән һәр нәрсәне контрольдә тота әлмәтлеләр. "Халык контроле" дип юкка гына аталмый ич рәсми портал.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250