Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ана капиталы программасының кайчанга кадәр гамәлдә булачагы ачыкланды

Ана капиталы турындагы закон гамәлгә ашырыла башлаганга 10 ел булган. Бу уңайдан "Татар-информ" агентлыгында Россия Пенсия фондының Татарстандагы социаль түләүләр буенча бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсинә Сабирова ана капиталына кагылышлы сорауларга җавап бирде.

Ана капиталы барлыкка килгәннән бирле республикада туучылар саны якынча 10 процентка арткан. Ун ел эчендә әлеге дәүләт сертификатын барлыгы 255 мең гаилә рәсмиләштергән.

- Ана капиталын берничә юнәлеш буенча: торак шартларын яхшырту, баланың укуы өчен түләү, ананың булачак пенсиясен арттыру максатларында файдаланырга була. 2015 елның ноябрендә кабул ителгән яңа федераль закон буенча, ана капиталын куллануның яңа төре гамәлгә керде. Хәзер бу дәүләт ярдәмен инвалид балаларның җәмгыятькә интеграциясе һәм иҗтимагый адаптациясе өчен кулланылган товарлар һәм хезмәтләр сатып алуга тотарга да мөмкин, - диде Гөлсинә Сабирова.

Шул рәвешле, ана капиталын 160 мең гаилә торак шартларын яхшыртуга тоткан. 9 мең гариза капиталны баланы укыту өчен кулланырга телим, дип тапшырылган. 47 ана акчаны булачак пенсиясенә күчерәчәген белдергән. Ә менә инвалид балалары булган ата-аналарга ярдәм юнәлеше буенча киңәш сорап килүчеләр булса да, әлегә ана капиталын бу максатларда файдаланучылар юк икән.

Пенсия фонды ана капиталын алдау юлы белән алучыларга карата ныклы эш алып бара. Гөлсинә Сабирова сүзләренчә, чегәннәр арасында икенче, өченче баланы таптым дип ялган документлар нигезендә дәүләт сертификаты алырга теләүчеләр булган. "Мондый мөрәҗәгатьләр күбәйгәч, имеш игезәкләр туу очраклары ешайгач, бу чегәннәр хакында хокук органнарына хәбәр иттек. Тикшерү нәтиҗәсендә, аларга карата җинаять эше ачылды", - диде спикер.

Закон гамәлгә кергән беренче елларда ана капиталының суммасы 250 мең сум булса,ел саен индексацияләнеп, бүген ул 453 меңгә җиткән. Шунысы да бар, 2020 елга кадәр кабул ителгән закон нигезендә ул башка артмаячак. Ана капиталы программасы 2018 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә. Алга таба ул озайтылырмы - вакыт күрсәтер.


Ана капиталына кагылышлы 3 сорау

Россия Пенсия фондының Татарстандагы социаль түләүләр буенча бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсинә Сабирова җавап бирә

1. Ана капиталын әти кеше алырга хаклымы?
Әгәр әти икенче баласын улыкка алган бердәнбер кеше икән, ул ана капиталына дәгъва кыла ала. Әлегә бер генә ир-атның да ана капиталын рәсмиләштергәне юк. Җырчы Филипп Киркоров бердәнбер бугай! Ә менә хатыны үлеп китеп, ана капиталыннан файдалану хокукы иренә күчкән очраклар бар.

2. Ана капиталын инвалид балалары булган ата-аналарга ярдәм юнәлешендә файдаланырга була.
Инвалид баланы йөртү өчен автомобиль алырга буламы?
Инвалид балаларның җәмгыятькә интеграциясе һәм иҗтимагый адаптациясе өчен кулланылган товарлар һәм хезмәтләр исемлеге дәүләт тарафыннан расланган. Анда физик яктан мөмкинлеге чикле балаларга кирәкле техник чаралар, телевизор, компьютер кебек кирәк-яраклар кергән. Кызганычка, бу исемлектә автомобиль юк.

3. Элегрәк ана капиталының бер өлешен акчалата алу каралган иде. Быел бу мөмкинлек биреләчәкме?
2009 елдан бирле ана капиталыннан бер тапкыр бирелә торган түләүне алырга була иде. Былтыр да бу мөмкинлектән күп гаилә файдаланды. Гариза нигезендә ана капиталының 25 меңе акчалата бирелде. Бу программага быел да ихтыяҗ зур. Тик әлегә бу хакта закон кабул ителмәгән.


Россия Пенсия фондының сайтында шәхси кабинет аша электрон рәвештә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булдырылган. Ана капиталын рәсмиләштерү, файдалану, калган акчаны карау өчен дәүләт хезмәте порталыннан (gosuslugi.ru) файдаланырга була.

Фото: Kazanfirst
http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса