Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ана капиталы» программасын озайту-озайтмау мәсьәләсе карала

Хөкүмәттә 2023 елга кадәр "Ана капиталы" программасын озайту турында карар әлегә юк, әмма программаны озайту турында тәкъдимнәр кертелде инде, дип хәбәр итте Петербург форумында Россия вице-премьеры Ольга Голодец. Бу хакта РИА Новости җиткерә.

"Әлегә юк (карарлар), әмма тәкъдимнәр инде хөкүмәткә кертелде. Алар Хезмәт министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителде, һәм мин нәтиҗәләргә ирешербез дип уйлыйм. Бу бик мөһим чара", - диде Голодец.


Искәртеп үтик, Ана капиталы - Россиядә 2007елдан икенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә ярдәм йөзеннән эшләп килә. 2017 елда Ана капиталы 453 мең сумны тәшкил итә. Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга, ананың пенсия тәэмин ителешенә һәм инвалид баланы тернәкләндерүгә тотып бала.


Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса