Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Алтын акыл ияләре”

15 май көнне балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә шәһәр, республика, төбәкара һәм Бөтенроссия олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларны хөрмәтләделәр.

Әлмәт муниципаль районы командасы быел олимпиадаларда узган елдагыга караганда 15 кә арттырып, барлыгы 40 призлы урын яулады, 30 укучы җиңүче булып танылды. Шулай итеп, быел да Әлмәт командасы республика буенча "алтын унлык"ка керде.

Җиңүчеләр слетына чакырылган сәләтле егет-кызларны Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салихов тәбрик итеп, җиңүчеләрне "алтын акыл ияләре" дип атады, аларның укытучыларына рәхмәтен җиткерде һәм мөгаллимнәргә акчалата бүләкләр тапшырды.

"Татнефть" ААҖ "Сәләтле балалар" хәйрия фонды ел саен укучыларга акчалата ярдәм күрсәтә. Быел алар 9 нчы тапкыр тәбрикләнде. Фонд комиссиясе рәисе Л.Садчикова Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырды һәм әлеге юнәлештә ныклы адымнар белән алга баруларын теләде.

Укытучылар исеменнән 2 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы М.Зеленина балаларга көчле рухлы, максатчан булулары өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук ул муниципаль район, "Татнефть" ААҖ җитәкчелегенең һәрвакыт ярдәм итүләрен, һәр башлангычны куәтләүләрен билгеләде. Ә барлык җиңүчеләрнең рәхмәт сүзләрен 2 нче лицей укучысы Ә.Зәбирова җиткерде.

Соңгы елларда укучыларның башлыча гуманитар фәннәрдән призлы урыннарга ирешүләре күзәтелә икән. Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Р.Ганиев үз чыгышында киләчәктә балаларның төгәл фәннәрдән дә күбрәк урыннар яулауларын теләде.

Күркәм традиция буенча быел да олимпиадаларда иң күп җиңү яулаган укучылары белән танылган белем йортлары аталды. Исемлекнең алгы сафын 2 нче лицей (62 призлы урын), 1 нче гимназия (49), Түбән Мактаманың 2 нче мәктәбе (22) били. Алар "Зур Җидегән йолдыз" номинациясендә бүләкләнде. "Кече Җидегән йолдыз" номициясендә 1 нче лицей (23), 17 нче мәктәп (18) билгеләнде. Күчмә кубок быел да 2 нче лицейда калды, афәрин!

Җиңүчеләр слеты ахырында Бөтенроссия олимпиадаларында җиңгән һәм призлы урыннар алган 6 укучыга истәлекле ленталар тапшырылды.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250