Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алгы сызыкта

Өлкән участок инспекторы полиция капитаны Айрат Азат улы Гайниев - Әлмәт егете. «Милиция хезмәткәрләренә кечкенәдән ук кызыгып hәм сокланып карадым. Милиция майорлары Дамир Ямалиев hәм Рөстәм Зәйнуллин белән еш аралашып тордым. Эчке эшләр органнарында хезмәт итү дә уемда юк түгел иде», - ди ул. Шуңа күрә армия сафларында хезмәт итеп...

Башлангыч чор бик авыр бирелә Айратка. Ул чакларны елмаеп искә ала хәзер. «Эшли башлаган вакытта минем өчен иң авыры җинаять эшләрен ахырына кадәр җиткерү булгандыр. Төннәр буе йоклый алмаган чакларым да еш булгалады. Чөнки hәрбер җинаять эшендә кеше язмышы ярылып ята. Ашыгып нәтиҗә чыгарып, бер гаепсез кешеләрне рәнҗетергә мөмкин бит. Ярый әле өлкән, тәҗрибәле хезмәттәшләрем hәрвакыт булышып, барысын да аңлатып тордылар», - ди ул.

Эчке эшләр органнарында Айрат инде ун ел хезмәт итә. Әзме ул, күпме? Полиция капитаны Айрат Гайнеев фикеренчә, хәзер нәкъ менә җиңнәрне сызганып, тупланган белемнәрне эшкә җигеп, тәҗрибәгә таянып хезмәт итәр чак. Сагынып та, көлеп тә хәтерләрне яңартырлык истәлекләр җитәрлек Айратта.

2006 елның 8 март - җир йөзендәге иң күркәм бәйрәм иртәсен Әлмәт эчке эшләр идарәсендә хезмәт итүче барлык участок инспекторлары да яхшы хәтерлиләрдер. «Тревога» сигналы белән күтәреп, төн уртасында барысы да эшкә чакырылган иртә бу. Дружба урамында урнашкан 9 нчы йорт каршында күп тапкырлар пычак белән чәнчәлеп, кан эчендә яткан ир-атның гомере өзелү тарихын ачыклау бурычы куела хезмәткәрләргә. Погонлыларның кермәгән фатирлары, сөйләшмәгән кешеләре калмый. Көн кичкә авышуга уртак тырышлык белән җинаятьче дә, вакыйганың барлык нечкәлекләре дә ачыклана. Баксаң, барысына да хәмер гаепле икән. Моңа кадәр бер-берсенең җир йөзендә барлыкларын да белмәгән ике ир-атның дуслыклары шушы явыз төндә бөреләнә. Урамда танышып бу икәү бергә күңел ачарга карар кыла. Сүз ара сүз китә, иптәшләрчә аралашу талашка әверелә hәм бер шешәдәш икенчесенә пычак белән кадый. Шундый кансыз рәвештә дуслыкка нокта куела. Хәмердән аңы томаланган ир-ат вакыйга булган урыннан качу ягын карый, гәрчә ул танышының хәлсезләнеп җиргә егылуын һәм ярдәм соравын күрсә дә. Күп кан югалту нәтиҗәсендә исә шешәдәше таң атуга вафат була. Җинаятьчегә әмма бу хәлнең дәлилләрен югалтырга һәм җаваплылыктан качып котылырга насыйп булмый. Хокук сагында торучылар аны үз фатирында кулга алалар. Канга баткан киемнәр дә, пычак та биредә булып чыга.

Авыр эш көненнән соң Айрат өйгә соңлап кайта, ләкин әнисе Әлфия ханым белән тормыш иптәше Айгөлгә чәчәкләр бүләк итәргә онытмый. «Гаиләмә бик рәхмәтлемен. Алар ярдәменнән башка миңа бик авыр булыр иде», - ди Айрат.

Ганиевлар гаиләсендә ике малай тәрбияләнә. Өлкән уллары Аяз баянда уйнарга өйрәнә, кечкенөсе Әмир дә абыйсыннан калышмый. Үз фатирлары булмаса да, гаилә башлыклары яхшыга өметләнә: «Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләренә дәүләт тарафыннан игътибар күрсәтелә башлады. Безнең дә хыялыбыз чынга ашар, дигән ышаныч белән яшибез. Бары тик тырышып эшләргә, намуслы, саф күңелле, сәламәт булырга кирәк».

Айратның иң яраткан шөгыле балык тоту. Буш вакытларын гаиләсе белән уздыру исә аңа бетмәс бәхет өсти. Ә кечкенә Әмиренең балалар бакчасында шигырь сөйләгән мизгелен гел үзе белән йөртә: күңелендә һәм кәрәзле телефонында - сагынганда алып карый.

Участок инспекторының шәhәрдәшләренә дә әйтер теләкләре бар: тирә-юньдәгеләргә хөрмәт белән карауларын, спиртлы эчемлекләр кулланудан тыелуларын сорый ул. «Бер-берсенә ялгыш бәрелеп, талаш-ызгышка барып җитү, авыр тән җәрәхәтләре алу очраклары аз түгел. Һәрвакыт компромисска бару зарур. Үз-үзең өстендә hәрдаим эшләп, тәртипне үзеңнән башларга кирәк», - ди Айрат.

Хәзерге вакытта Айрат Гайниев Промышленная урамында урнашкан ТОСМС каршында эшләүче 10 нчы җәмәгать тәртибен саклау пунктында эшли. Аның карамагында 7000 гә якын кеше исәпләнә. Сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез булса, өлкән участок инспекторына 919-620-45-35 телефон номеры аша мөрәҗәгать итә аласыз.

Р.Мөхәммәтдинова

Россия эчке эшләр идарәсенең Әлмәт районы буенча бүлегенең матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250