Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар актив һәм максатчан

13 февральдә муниципаль районның яшьләр форумы булып узды. Әйтергә кирәк, Әлмәт студентлары бик актив. Алар төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып бару, үз тәкъдимнәрен кертү, акцияләрдә чыгыш ясау буенча һәрвакыт алдынгылыкны билиләр.

Яшьләр үзәгендә оештырылган күргәзмәдә бу хакта тулы мәгълүмат алырга мөмкин иде. Анда шәһәребезнең һәр уку йорты чыгыш ясады. Шулай ук студентлар "Универсиада-2013" акциясен дә уздырды.
Яшьләрне сәламләп, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В.Самойлов аларның активлыгына соклануын белдерде.
- Ил, республика, шәһәребез белән идарә итү киләчәктә сезнең кулларга тапшырылачак. Без сезгә ышанабыз. Уку йортларыбыз елдан-ел камилләшә, үсеш ала. Мәктәпләрдә сезгә лаеклы алмаш тәрбияләнә. Кеше бервакытта да сәясәттән аерым яши алмый. Шуңа да актив булыгыз, үз өлешегезне кертүдән тартынмагыз, - диде Василий Иванович.
Яшьләр форумында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты белән "Әлмәт шәһәре студентлар Советы" яшьләр иҗтимагый оешмасы арасында килешүгә кул куелды. "Студентлар лигасы" РМОО президенты Т.Сөләйманов билгеләгәнчә, әлеге килешү яшьләргә рәсми рәвештә үсү, республика һәм шәһәр оешмалары, комитетлары белән хезмәттәшлек алып бару форсаты бирә.
- Гадәттә, яшьләр турында: "Сез безнең киләчәк", - диләр. Басым ясап әйтәм, без бүгенге буын кешеләре, хәзерге чор яшьләре. Безнең өчен бүген хөкүмәт тарафыннан барлык мөмкинлекләр дә тудырыла, безгә бары тик алардан дөрес файдалана белергә генә кирәк, - диде Тимур һәм уңышлар хәзинәсенә тукталды. Транспорт гранты шуларның берсе. Узган ел әлеге максатта 15 миллион сум акча бүленгән булса, быел әлеге сумма 25 миллионны тәшкил итә. Димәк, транспорт хезмәтләрен түләүгә юнәлтелгән грант алуга хәзер тагы да күбрәк студент дәгъва итә ала.
Республика күләмендә "Студентлар язы" фестиваленең үткәрелә башлавы яшьләр өчен шулай ук казаныш булып тора. Узган ел аның беренчесе оештырылган иде, быел ул 2-5 май көннәренә планлаштырыла.
Әлеге чарада яшьләр хөкүмәт вәкилләре белән Универсиадага әзерлек хакында да фикер алышты. Бу уңайдан Әлмәттә волонтерлар әзерләү буенча максатчан эш алып барыла.
Форум кысаларында Әлмәт муниципаль районының балалар Думасы, шәһәр студентлар Советы, муниципаль районның яшь укытучылар берләшмәсе эшчәнлекләре турында чыгышлар тыңланды. Шулай ук авыл яшьләре мәнфәгатьләренә, аларны борчыган мәсьәләләргә дә зур игътибар бирелде.
ТР Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасы составына Әлмәт муниципаль районы вәкилен сайлау форумның иң дулкынландыргыч мизгелләре булгандыр. Әлеге мәртәбәле вазифага 4 кеше: АГНИдан Э.Хәйруллина, А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ Әлмәт филиалыннан И.Сәмигуллин, АГИМСтан А.Золотухин, АФ ИЭУПдан В.Климонскис тәкъдим ителде. Тавыш бирүләр нәтиҗәсендә алар арасыннан А.Н.Туполев исемендәге КНИТУКАИ Әлмәт филиалы директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Искәндәр Сәмигуллин җиңеп чыкты.
Яшьләрнең фикерләре көчле, куйган максатлары җитди. Гамәлләрен тормышка ашыруда аларга уңышлар юлдаш булсын, чара барышында төзелгән килешү исә студентларга барлык мөмкинлекләрне дә ача.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250