Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

АГНИ 60 еллык юбилеен билгеләп узды [+ФОТОЛАР, ВИДЕО]

Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Данлы уку йортының тарихы бай: 1956 елда Губкин исемендәге Мәскәү нефть институты Әлмәттә укыту-консультация пункты ача, 1958 елда УКП читтән торып уку факультеты итеп үзгәртелә. Бер елдан соң ул Мәскәү югары уку йортының Татар кичке факультеты буларак эшчәнлек җәелдерә башлый. 1989 елда ТВФны Губкин исемендәге Әлмәт филиалы итеп үзгәртү турында карар кабул ителә, ә 1992 елда Әлмәт нефть институты булдырыла. 2003 елда исә аңа дәүләт уку йорты дигән дәрәҗә дә бирелә. Шушы чор эчендә белем йорты меңләгән белгеч әзерләп чыгара. Ә бүген АГНИда 6000 нән артык студент, аспирант укый, 350 ләп укытучы булачак нефтьчеләргә белем бирә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген студентларның 1 нче тулай торагына сәяхәт оештырдылар. Тукай проспекты, 41 а адресы буенча урнашкан әлеге йорт быел быел зур үзгәреш кичерде - "Татнефть" ярдәме белән бинага капиталь ремонт ясалды.

Әлеге тулай торакта 200 гә якын студент яши. Алар өчен биредә барлык уңайлыклар да тудырылган. Һәр бүлмәдә душ кабиналары, суыткычлар урнаштырылган, зәвыклы ремонт ясалган. Ял итү залы, кер юу бүлмәләре яңартылган. Иң мөһиме, биредә канализация торбалары бөтенләе белән алыштырылган. Барлык эшләр дә кыска вакыт эчендә - ике ай чамасы вакыт аралыгында башкарылган. Студентлар яшәү шартларыннан канәгать. Президентка да алар бу уңайдан үзләренең фикерләрен, теләкләрен җиткерделәр.

Рөстәм Миңнеханов АГНИның төп корпусы белән дә танышты, аудиторияләрдә, лабораторияләрдә булды. Соңгылары быел шулай ук яңартылган. Студентларның 1 нче йортын ремонтлауга һәм лабораторияләрне җиһазландыруга "Татнефть" барлыгы 178 020 200 сум акча бүлеп биргән. Компьютерлар һәм оргтехника сатып алуга һәм лицензияле программалар алуга компания 30 961 640 сум акча сарыф иткән. "В" корпусын яңартуга, институтны җиһазландыруга һәм фәнни хезмәтләр нәшер итү, фәнни конференцияләр уздыруга республика бюджетыннан 154 961 840 сум акча бүленгән.

Соңрак юбилей чарасы "Нефтьче" Мәдәният сараенда дәвам итте. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ӘМР башлыгы Айрат Хәйруллин, АГНИ ректоры вазифаларын башкаручы Роберт Нургалиев, илебезнең төрле почмакларыннан килгән мәртәбәле кунаклар катнашты. Бәйрәм сәхнәсеннән АГНИ, укытучылар, студентлар, ветераннар хөрмәтенә бик күп җылы сүзләр җиткерелде. Шулай ук фидакарьләр дәүләт бүләкләренә лаек булды. Бәйрәм эстрада йолдызлары һәм институтның талантлы студентлары чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса