Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Агитбригада Кәләйне яңгыратты [+ФОТОЛАР, ВИДЕО]

Чәчү һәм урып-җыю вакытларында элек-электән мәдәният хезмәткәрләре агитбригадалар белән игенчеләргә ял оештырып йөргән. Онытылып барган бу гадәткә соңгы елларда яңа сулыш өрелде.

Бүген район мәдәният йорты үзешчәннәре Кәләй авылына юл тотты. "Токарликов" исемендәге җәмгыятьнең ындыр табагында иртәдән бирле хезмәт куючыларга җырлы-биюле тамаша күрсәтте алар.

- Элек әле без берничә көнгә авылларда кунып, бөтен район бунча йөри идек. Урак өстендә кырларга килеп, шунда менә дигән концерт оештырып игенчеләргә дәрт, канат өсти идек. Хәзер бу матур гадәт онытылып бара. Бик сирәк йөрибез. Алай да күңелле һәм чакырган һәр җирдә катнашырга тырышабыз, - дип сөйләде Зилә Сәримова.


Святослав Клементьев ындыр табагына эшкә әле күптән түгел генә урнашкан.
- Эшем ошый, күңелле. Авыр дип тә әйтеп булмый. Өстәвенә менә шулай бушлай концертлар да куеп күңелне ачалар. Төшке вакытны бүген бик кызык уздырдык, - диде 17 яшьлек егет.

Район мәдәният йорты үзешчәннәре башка авылларга да агитбригадалар белә чыгачакларына ышандырып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса