Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

АГИМСта яңа мөмкинлекләр ачылды

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте институты шушы көннәрдә "Европа-Азия" Халыкара гуманитар академиясенең ЮНЕСКО дөнья культурасы институты белән партнерлык һәм хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды.

АГИМС ректоры, Халыкара Фәннәр академиясенең гамәлдәге әгъзасы, педагогик фәннәр кандидаты И.Салахов билгеләгәнчә, әлеге хезмәттәшлек уку йорты мөгаллимнәре, студентлар өчен яңа мөмкинлекләр ача.

ЮНЕСКО дөнья культурасы институты ректоры, "Европа-Азия" гуманитар академиясе президенты, профессор Э.Таһиров АГИМСның илебездә танылу алган уку йорты булуын ассызыклады. Институтка 16 ел гына булуга да карамастан, аның инде җиңүләре, башка абруйлы уку йортлары белән хезмәттәшлек турындагы килешүләре байтак. Чираттагысы АГИМС вәкилләренә мәгариф, мәгълүмати-технологик, методик, тәрбия бирү өлкәләрендә югары мәктәп белән тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итәчәк.

Килешүгә кул куелганнан соң, Э.Таһиров И.Салаховны "Европа-Азия" Халыкара гуманитар академиясенең академиклары сафына кабул итте һәм дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250