Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Адашмаска иде

Социаль киеренкелек тудыручы һәм идеологиядә хокукка каршы гамәлләргә профилактика максатыннан сентябрьдә "Экстремизмга юк!" акциясе игълан ителә.

Әлмәт муниципалитетында дини-рухи яшәеш торышына багышланган түгәрәк өстәл утырышы акция уңаеннан оештырылган чараларның беренчесе булды. Анда муниципаль район башлыгы урынбасары Ирек Фәррахов, ислам һәм православие дине вәкилләре, журналистлар катнашты.Соңгы вакыттагы вакыйгалар: Pussy Riot төркеме кыланышлары, аларны яклап эшләнгән гамәлләр, дин әһелләренә һөҗүм кебек җинаятьләр - илдәге, төбәктәге тотырыклылыкны какшату ихтималы булуына ишарә. Әлмәт ислам җәмәгате арасында бу эшләрдә башлап йөрүчеләр булмас, ләкин милләтара, конфиссиеара бәйләнешләрне какшату өчен "матур" лозунглар артына яшеренгән агымнарның "чын йөзен" аңламый "адашканнар" булырга мөмкин. Очрашу вакытында имам-мөхтәсиб Рафик хәзрәт Миңлеәхмәтовның тел төбеннән шул аңлашылды. "Мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов та: "Дин өлкәсендә проблемалар бар", - дип әйтә килде. Ул вакытта бездә экстремизм, террорчылык булганы юк дип тынычландык. Бүген нәтиҗәсе күз алдында. Проблемалар бар," - дип кисәтә төбәкнең баш казые. Җирлектәге ислам җәмәгате яшәешен бәяләгәндә, ул районда Диния Нәзарәте уставына тәңгәл рәвештә теркәлү узган 33 мәхәллә булуы, тик кайберләрендә шәригать кануннарының, дини агартуның уставтан бераз читләшүен билгеләп үтте.

Тагын шунысы шомландыра: моңарчы яшьләр күплеге белән аерылып торган мәчетләрдә бүген Урта Азия вәкилләре һәм үзебезнең традицион ислам бабайлары. Ә бит чиктән тыш карашлы агымнар нәкъ менә тозакка яшьләрне эләктерү ягын карый. Мөхтәсибәтнең мәхәлләләр арасында футбол кебек спорт ярышлары оештыру, "Ислам яшьләр үзәге"н гамәлгә кую нияте шул читләшкән яшьләрне мәчет тирәсенә туплауны күз уңында тота. Үзәк мәчет каршында "Танышулар клубы" оешу да яшьләр мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнде, ди мөхтәсиб. "Башланган эш - беткән эш", ди безнең халык. Ләкин башлап ташлау хәзер гадәт кенә түгел, кагыйдәгә әйләнеп бара. Мөхтәсибәт ниятен чынга ашыра алырмы? Эштә сүлпәнлек чыгып, Татарстан Диния Нәзарәтенә альтернатив үзәкләштерелгән дини "Татарстан вакфлары" оешмасын төзү турындагы вакыйгада телгә алынган Акташтагы "Азан" мәчете язмышы кебек ярты юлда тукталып калмасмы? Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Владыка Мефодий әйткәнчә, алны-ялны белмичә, гаиләне онытып эшләгәндә морадыңа ирешергә мөмкин. Алексей атакай Державин турында ул нәкъ шундый фикердә. Бәлки шуңадыр да христиан җәмәгате арасында әлегә чиктән тыш карашлар очрамыйдыр? Дөрес, көнбатышта тернәкләнеп, Россиягә үтеп кергән башка дини оешмалар да бар Әлмәт җирлегендә: шундый 6 агым эшчәнлек җәелдерә. "Дини гыйлемнән ерак торганнар, кызганыч, алар тәгълима- тын хакыйкать буларак таный",- диде епископ. Аның сүзләренчә, епархиягә кергән бай тарихлы Бөгелмә белән чагыштырганда күпкә яшь Әлмәттә православие традицияләре "сайлыгы" - моның бер сәбәбе.

Уяу булырга кирәк. Төрле төркемнәрнең төбәктә дистәләгән еллар дәвам иткән тынычлыкны бозарга омтылу ихтималын күрмәмешкә салышу ярамас.

Ләйләгөл Минаева

Л.Воронина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250