80 яшьлек әбине 35 мең сумга алдаганнар
Көндезге сәгать икеләр тирәсендә 80 яшьлек пенсионер апаның телефонына шалтыратып, таныш булмаган берәү аның оныгының гаебе белән юл-транспорт вакыйгасы булуын, моның өчен аңа җинаять җаваплылыгы янаганлыгын әйтә.
Шалтыратучы бу эшне "йома" алуын, ләкин моның өчен акча кирәк булуын да искәртә. Казанда яшәүче әби шикләнми- нитми кирәк булган 35 мең сумны җыя да, акчаны әйтелгән абонент номерына күчерә. Бераз вакыттан соң ул оныгына шалтыратырга була һәм шунда гына алдакчылар ятьмәсенә эләгүен аңлый, дип хәбәр итә МВДның матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа