Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

70 яшьлек пенсионер улы белән “спайс”лар саткан

Наркоконтроль хезмәткәрләре куркыныч "спайслар" сатучы пенсиядәге ана белән аның улын тоткарлаган. Оператив мәгълүматларга караганда, алар һәр көнне үз фатирларында дистәләрчә клиентларына хезмәт күрсәткән.

Түбән Камада яшәүче 70 яшьлек хатын-кыз "спайс"ны улын наркотикларга бәйлелектән дәвалау өчен акча җыю максатыннан сатуын аңлаткан. Башта ул улының наркотик матдә кулланганын күреп, аларның запасын ташлап барган. Бу ярдәм итмәгәч, пенсионер ханым малаен аннан коткарырга теләп наркотиклар сатырга керешкән. "Спайс" алырга килүчеләрне ул чәй белән сыйлап, үзенә күбрәк җәлеп итәргә теләгән. Пенсионер әлеге тарта торган катнашмаларның куркыныч булуын яхшы белгән. Катнашмаларны ул фатирында сату өчен үлчәмичә генә әзерләп, өлешләргә бүлеп, тутырып куя торган булган. Фатирны тикшерү вакытында 100 мең сумнан артык акча табылган. "Спайс"ны әни белән ул мендәр, матрац, палас, карават асларына, кухня җиһазларында яшереп саклаган. Газ плитәсе астында да 100 дән артык доза катнашма әзерләү өчен нигез булган синтетик концентрат һәм каплар табылган. Хәзер араларга 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный, дип хәбәр итә УФСКНның матбугат хезмәте.

Әлмәттә наркополициянең "ышаныч" телефоны - 45-26-94.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса