Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

7 яшьтән соң балаларны автокреслосыз йөртергә ярыймы?

Юлда йөрү кагыйдәләренә яңа үзгәрешләр кертелә.

Россия премьер-министры Дмитрий Медведев юлда йөрү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләрне имзалады. Аның нигезендә 7 яше тулган балаларны автомобильнең арткы утыргычында креслосыз йөртергә рөхсәт ителәчәк дип хәбәр итә «Российская газета» матбугат чарасы. Алгы утыргычта 12 яшькәчә балаларны йөртү бары тик махсус җайланмалар ярдәмендә генә ярый. Җайланма астында автокресло һәм бустерларны күзалларга кирәк. Адаптер һәм ременьнәр куллану элеккечә тыелган.

Моннан тыш яңа закон нигезендә 7 яшькәчә булган балаларны автомобильдә үзләрен генә калдыру тыела. Шулай ук 12 яшькәчә балаларны мотоциклның арткы утыргычында да йөртергә ярамый.

Әлеге үзгәрешләр документны бастырып чыгарганнан соң 10 көн узгач гамәлгә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса