7 ел элек югалган кызны экстрасенслар Әлмәттә эзләргә кушкан
Кыз туган көнендә югала. Танслу Бурангулова Уфадагы республика сәнгать гимназиясе тулай торагыннан чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый.
Кызның апасы Лиана Исламова экстрасенсларның Танслуны Әлмәттән эзләргә кирәклеген әйтә.
Танслу 1990 елның 14 октябрендә туган. Буе - 157 см, коңгырт чәчле, күзләре яшел, иягендә кечкенә миңе бар. Хәтере югалган булырга мөмкин. Кыз турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләр Лианага (https://vk.com/id121507623) хәбәр итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа