32 яшьлек хатынга отвертка белән кадаганнар
Әлмәт хастахнәсенә 32 яшьлек тәне җәрәхәтләрдән торган ханымны китерәләр.
Полиция бүлегенең оператив-тикшерү төркеме хезмәткәрләре ачыклаганча, шул көнне көндезге сәгать 2 ләр тирәсендә элек тә хөкем ителгән, ләкин срогын тутырмаган 53 яшьлек беркайда да эшләмәүче ир-ат исерек хәлдә танышына күп тапкырлар кадый. Тикшерүчеләр җинаять урыннан отвертка табып ала.
Әлеге факт буенча Җинаятьләр Кодексының 30 һәм 105 маддәләре буенча эш кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа