Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

316 әлмәтле аноним хат алачак [+ФОТОЛАР]

Шимбә көнне дөньяның алты континентында махсус мәйданчыкларда рус теленнән бердәм диктант яздылар. Белемнәрен сынап карарга теләгән меңләгән кеше арасында әлмәтлеләр дә бар иде: бездә әлеге акциягә 316 кеше кушылды. Берничә көннән диктант нәтиҗәләре күрсәтелгән хат аларның шәхси кабинетларына җибәреләчәк.

Хәзер социаль челтәрләрдә аралашу барышында күпләр «спс», «щас», «пжст», «норм» кебек сүзләр куллана. Болай язуның дөрес түгеллеген белсәләр дә, заманасы өчен ул инде гадәтигә әверелде. Яшьләрнең грамотасыз булуларын да әнә шул «интернет теле» белән аңлата күпләр. Бу сүзләрдә хаклык юк түгелдер. Әмма белгечләр фикеренчә, грамоталылыкның аксавы турындагы фикер ачыктан-ачык хәбәр язу мөмкинлеге тудыручы төрле чат, форум, социаль челтәрләрнең үсеш алуына бәйле – хаталы язулар күз алдында. 20-30 ел элек кешеләр бер-берсенә котлау открыткалары, кыска хатлар гына юллаган һәм аларда тапталган, гадәти сүзләр, әйтемнәр кулланылган. Еш кына башта хатлар караламадан чиста кәгазьгә күчереп тә язылган. Хәзер исә телдән сөйләм кебек язмасы да болганчыкка әйләнде, сүзләр запасы артты, челтәрдәге аралашу мәйданы да тизлекне таләп итә. Нәтиҗә ясап, филологлар шуны белдерә, элек тә хаталы язучылар булган, бары тик күзгә еш чалынмаган. Хәзер дә алар бар, тик иң борчыганы башкада: әнә шул хаталы смс-хәбәрләр, чатлардагы язмалардан яшьләрнең күнекмә алуы грамоталылыкны тагы да киметә. Тотальный диктант исә үз дәрәҗәңне белергә, грамоталылыгыңны тикшереп карарга мөмкинлек бирә. Шәһәребезнең «Мама работает» коворкинг-клубына үзләрен сынап карарга килгән әниләр дә, укучылар да шул максатны күз уңында тотуларын җиткерде. Биредә ике бүлмәдә 30 дан артык әлмәтле диктант язды. Текстны уку хокукы Тиз уку мәктәбе җитәкчесе Светлана Землянкина белән «Заря» яшүсмерләр клубы мөдире Снежана Ямалиевага бирелде. Әмма быел диктантны укуда яңалык та бар иде – текст хуҗасы, язучы Гүзәл Яхина экран аша өзекне үзе дә укып чыкты.

Коворкинг-клубтан тыш, әлмәтлеләр бу көнне тагын 4 мәйданчыкта үзләрен сынап карады. Район башлыгы Айрат Хәйруллин да быел акциягә кушылды һәм татар телендә дә диктант язуны традициягә кертергә кирәклеккә басым ясады.

 

«Тоталь диктант» турында 6 факт:

* Акция быел 15 нче тапкыр уздырылды;

* берьюлы 76 илдә, 1021 шәһәрдә диктант яздылар;

* Татарстанда ул Лев Толстой елына багышланды;

* Россиядә диктант тексты итеп Гүзәл Яхинаның «Учитель словесности» трилогиясеннән «Вечер» өзеге сайланды;

* һәр мәйданчыкта диктант текстын экран аша язучы үзе укып ишеттерде;

* диктант нәтиҗәләре аноним, билгеләр шәхси кабинетка юллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса